Башкалабызның Дзержинский урамында бер матур яшел бина бар. Элек Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте урнашкан иде анда.
Яныннан күпме узып йөрсәм дә, күптән түгел генә игътибар иттем – өч катлы бинаның түбә яңагында кечкенә генә тупыл агачлары үсә. «Сөбханалла!» – дип үттем. Бүтәннәр дә гаҗәпләнеп һәм сокланып карый шушы күренешкә. Түбәдә үскән яшь агачлар, чыннан да, табигать могҗизасы. Зәңгәр күккә ашкынып үсеп утырган бу тупылчыклар һәр нәрсәнең яшәргә, үсәргә хокукы барлыгы турында сөйли сыман. Нинди батыр алар. Анда туфрак бардырмы-юкмы, белмим, әйтә алмыйм, ләкин тамырлары белән берегеп, күккә омтылган бу үсентеләр изгедер дип уйлыйм. Шундый шартларда да ташны тишеп чыгып үсеп, тирә-яктагыларны сокландырып, аларга яшәү дәрте биреп үсеп утыралар бит. Әллә инде бу Диния нәзарәтендә яңгыраган догаларның хикмәтеме икән дип тә уйлап куям.
Равилә Мөбарәкшина, Казан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар