16+

Татарстанда кошлар күпләп һәлак була башлады

Татарстан орнитологлары республика халкын кошларга үз ризыкларын бирүдән туктарга өндәде.

Татарстан орнитологлары республика халкын кошларга үз ризыкларын бирүдән туктарга өндәде.

Мәсәлән, казанлылар үз өстәлләреннән калган азыкларны кошларга дип калдыра, һәм бу бик аяныч нәтиҗәләргә китерә, дип яза "Челнинские известия".

"Монда кекс, баранки һәм арыш ипие дә бар. Болар барысы да күгәреп беткән! Ә нәрсә? Ташлап булмый бит инде? Без кошларны ашатабыз да, ә алар газапланып һәлак булачак. Алар үлмәс  дип уйлыйсызмы? Ничек кенә әле! Бик газаплы! Хайваннарны ашатучы кешеләр, сез кош-кортларга булышмыйсыз, сез аларны акрынлап һәм бик газаплы үлемгә дучар итәсез", - дип аңлата белгечләр.

Белгечләр аңлатып узганча, күгәргән икмәкнең бер генә кисәге дә кошларның сулыш юллары, аларның ашказаны-эчәк тракты зарарлануга китерергә сәләтле, гөмбәчекләр кошларның ашказаны эчендә үсә башлый, аңа ашарга, эчәргә, йотарга комачау итә. Мондый авыру кошлар үлемнәре алдыннан бик озак җәфалана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading