Шушы көннәрдә урта һөнәри белем алучы студентларны «Татарстан Республикасы – ел казанышы» дигән премия белән бүләкләделәр.
Гран-при иясе дип Әлмәт политехник көллияте студенты Инсаф Низамиев танылды. Аңа Европада стажировка узу мөмкинлеге бирделәр.
Татарстан Республикасы яшьләр министры Дамир Фәттахов, әлеге бәйгенең әһәмияте – урта һөнәри белем алучы яшьләрнең сәләтләрен барлауда, диде.
– Әлеге премия – сезгә «рәхмәт» сүзе әйтү мөмкинлеге. Сез тормышта үз юлыгызны сайладыгыз инде. Сез сайлаган һөнәрләр хөрмәткә лаек, – дип яшьләрнең рухын күтәрде министр.
Шулай ук студентлар арасында спорт, волонтерлык, иҗат, журналистика өлкәсендә үзен күрсәткән яшьләрне барладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар