16+

Әлмәт районы башлыгы һәм башкарма комитетның берничә түрәсе коронавирус аркасында карантинда

 Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның ярдәмчесе коронавирус белән авырый.

 Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның ярдәмчесе коронавирус белән авырый.

Анузар Юнысовның тесты уңай нәтиҗә күрсәткән. Юнысов чирләп китүе турында Instagram дагы турыдан-туры эфир барышында үзе хәбәр итте. Ул үзизоляцияләүдә булуын һәм соңгы вакытта беркем белән дә элемтәгә кермәвен аңлатты. Түрә перчатка кимичә генә, азык-төлек кибетенә кергәч, чир йоктырган, дип саный... "Бәлки, мин очраклы рәвештә битемә кагылганмындыр һәм шулай йоктырганмындыр", - диде Юнысов. Якындагы ике атнада Тимур Нагуманов та үзизоляциядә булачак. Эшен ул читтән торып дәвам итәчәк. Моннан тыш, район башкарма комитетында эшләүче тагын дүрт кеше карантинга җибәрелгән. 

Фото: http://zt116.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading