16+

Әлмәт районындагы һәлакәттә 9 кеше каза күрә

Әлмәт районында исерек машина йөртүче аркасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Аның нәтиҗәсендә 9 кеше зыян күргән. Авария Рус Акташы-Кузайкино автомобиль юлында була.

2 майда 13 сәгатьтә Рус Акташы-Кузайкино автомобиль юлында ике җиңел машина бәрелешә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә, дип яза Әлмәт телевидениесы сайты.
Автоинспекторларның беренчел мәгълүматлары буенча, ВАЗ 21150 йөртүчесе автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән. Ир-ат тизлекне арттыра һәм уң як юлга килеп чыга. Биредә ул йөзгә-йөз Лада Гранта машинасы белән бәрелешә. Каза нәтиҗәсендә ике машина йөртүчесе һәм җиде пассажир зыян күрә. Барлык зыян күрүчеләр дә дәваханәгә китерелгән. 

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading