16+

Әлмәт театры Казан тамашачысы каршында имтихан тотарга җыена

19 февральдән 22 сенә кадәр Камал театры бинасында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре уза.

19 февральдән 22 сенә кадәр Камал театры бинасында Әлмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре уза.

Казан тамашачысына алар 7 спектакль һәм концерт-тамаша тәкъдим итә.

- Афишада милли классикабыз да, чит ил драматургиясе үрнәге дә, заман авторлары да бар. Башкалабыз тамашачысы исемдә "провинциаль" саналган Әлмәт театры репертуарының төрлелеген, җисемен күрер, бәяләр һәм очрашудан аның бүгенгесе турында нәтиҗә ясап китәр, дип ышанабыз, - ди режиссер Ильяс Гәрәев.

Казан гастроле 19 февральдә Камал театрының кече залында Р.Сабырның "Сигезле бию" көлкеле драмасы (режиссер - Б.Бәдриев), зур залда Н.Исәнбәтнең «Качаклар» комедиясе (режиссер - И.Зәйниев) белән ачыла.

Әлмәт театры шулай ук А.Гыйләҗевның "Кар астында кайнар чишмә" җитди комедиясе (режиссеры - Б.Хәйбуллин), яңа драма вәкиле Я.Пулиновичның "Син кайда идең?" (режиссеры - И.Зәйниев), О.Жанайдаровның "Кибет" (режиссеры - Э.Шахов), ХVII халыкара "Радуга", В.Золотухин исемендәге II бөтенрәсәй яшьләр театр фестивальләрендә танылган "Бистә фәрештәсе" (режиссеры - И.Сакаев) спектакльләрен һәм концерт-тамаша (режиссеры - И.Гәрәев) күрсәтә.

Гастроль афишасында балалар өчен Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан куелган "Шүрәле-шоу" (Э.Шахов) комик баттлы да бар. Быелгы иҗади сәфәр гастроль репертуарында режиссерлар төрлелеге белән дә аерылып тора.

Соңгы тапкыр Әлмәт театры Казан тамашачысы алдында 3 ел элек имтихан тоткан иде.
Гастроль афишасы белән тулырак Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сайтында танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading