16+

Әлмәт тротуарларына кофе сибеп чыкканнар

Мондый практика Бөекбритания паркларында актив кулланыла икән.

Мондый практика Бөекбритания паркларында актив кулланыла икән.

Әлмәттә кофе калдыгын бозлавыктан саклану өчен кулланалар. Элек кофейнялар аларны чүп чиләгенә ташлый иде. Бактың исә бозлавык булмасын өчен сибә торган тоз урынына да файдаланырга була икән. Шәһәрнең заправка станцияләре һәм кофейнялары экологларның үтенечен тиз кабул иттеләр һәм ай дәвамында кофе калдыгы җыйдылар. Нәтиҗәдә, 50 кг җыелган кофе чүбе “Сәламәтлек” паркы юлларына таратылды. Бу – экологик алым. Ул аяк киемнәрен бозмый, йорт хайваннарының тән тиресенә зыян салмый. Кар эрегәч, урам себерүчеләр кофе калдыгын яшел үлән чыгасы җиргә таба себерә һәм ул үсемлекләр өчен ашлама була. Мондый практика Бөекбритания паркларында актив кулланыла, дип яза “Әлмәт таңнары”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading