16+

Локдаун игълан итү кирәкмәс иде...

Төгәл чаралар кирәк, чөнки билгеле ысуллар эшләнгән.

Төгәл чаралар кирәк, чөнки билгеле ысуллар эшләнгән.

Төбәкләр коронавируска каршы чараларны үзләре кабул итә, әмма локдаун игълан итү кирәкмәс иде. Бу турыда Россия Президентының Владимир Путин матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Пандемия шартларында барлык төбәкләр гадәттән тыш хәлләр вәкаләтләренә нигезләнеп, эпидемиологик вәзгыятькә карап, чараларны аерым кабул итәләр», — дип аңлатты Песков.

«Төгәл чаралар кирәк, чөнки билгеле ысуллар эшләнгән. Теләсә кайсы төбәкләр өчен ниндидер локдауннар игълан итү кирәкле сценарий түгел», — диде президентның матбугат секретаре локдауннар кертелсә федераль үзәк төбәкләргә ярдәм итәчәкме дигән сорауга җавап биреп.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading