16+

Луганскта хезмәт итүче Россия Герое Раил Габдрахманов: «Тиздән күрешәчәкбез, Алла боерса» (+видео)

​​​​​​​Чистай шәһәрендә яшәүче Әлки егетләре Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләргә ярдәм алып барган. Бу эшне Алмаз Гыйматдинов башлап йөргән. Ул Әлки районы Алпар авылында туып-үскән, хәзер Чистайда яши.

​​​​​​​Чистай шәһәрендә яшәүче Әлки егетләре Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләргә ярдәм алып барган. Бу эшне Алмаз Гыйматдинов башлап йөргән. Ул Әлки районы Алпар авылында туып-үскән, хәзер Чистайда яши.

Алмаз - Луганскта хезмәт итүче Россия Герое Раил Габдрахмановның туганы. Алар даими рәвештә телефон аша аралашып торалар.

Алмаз хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле әйберләр исемлеген төзегән. Беренче чиратта автосервиста «Шевроле-Нива» автомобилен ремонтлаганнар һәм аны хәрби максатларда кулланырга яраклы иткәннәр. Бу мәсьәләдә автосервис хезмәткәрләре ярдәм иткән.

Хәрби хезмәткәрләргә иң кирәкле әйберләрне, шул исәптән генератор, мотор пычкысы, газ баллоны, чәйнек, җылы кием, азык-төлек төяп юлга кузгалганнар.

Алмаз әлеге ерак сәфәргә энесе Илназ, Россия герое Раил Габдрахмановның әтисе Наил абый белән бергә барган. Луганск Халык Республикасында аларны батальон командиры, майор Раил Габдрахманов үзе һәм тагын бер Әлки районы егете, Чуаш Кичүе авылында туып-үскән батальон командиры, майор Дамир Ганиев каршы алган.

Россия Герое Раил Габдрахманов та һәркемгә мөрҗәгать итеп рәхмәтләрен җиткергән. «Тиздән күрешәчәкбез, Алла боерса», - дигән ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэн сау кайтыгыз барыгызда.

    Мөһим

    loading