16+

Ләйлә Дәүләтова Яңа ел көнендә күңелсез хәлгә тап булган

"Мин  инде  аны бик  тә ярата башлаган идем!" дип язган ул...

"Мин  инде  аны бик  тә ярата башлаган идем!" дип язган ул...

"Безнеке кешечә генә булмады инде. 
31 декабрь кичке 17.00дә мин телефонны югалттым , дөресрәге  урлаттым. Колхоз базарына  җиләк-җимеш алырга дип  5 минутка гына килгән  идем.
Кесәгә 1 секундка кереп  чыкканнар.
Иң соңгы модель Самсунг, әле бер атна гына  кулланган  идем.
Телефондагы  бөтен  номерлар, фотолар, кирәкле смслар... Эх... йөрәкләрем өзелде!
Ләкин өйдә балам көтә, моңсуланырга  ярамый, җитмәсә чемоданнар җыелган. 
Юлга Аллаһы теләсә.
Игътибарлы булыгыз, дусларым, минем кебек хисләнеп йөрмәгез.
Телефонны алып кайткач, нишләптер ошатмаган  идем. Шундый матур,  йөрәкләре янып тора торган супер-пупер сиреньевый оттеноклы телефон! Эх, монысы кирәкми иде, акны аласы калган, бөтен  киемнәрем ап-ак бит дип уйлаган идем! Аллаһы Тәгалә ишеткән дә, Амин дигән!
Шуңа күрә, нидәндер  зарланыр алдыннан  иң элек уйлагыз  яме, дусларым!
Аллаһы Тәгалә, ярар,  кирәкмәсә,  алам дияргә  мөмкин.
Булганына  сөенеп, шөкер итә  белеп  яшәргә  язсын  барчабызга да!
Телефонны  күрсәгез сәлам  әйтегез яме.
Мин  инде  аны бик  тә ярата башлаган идем!" дип язган ул инстаграм сәхифәсендә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading