16+

Ләйлә Фазлыева: «Һәр кешенең чемпионат белән бәйле үз тарихы булачак»

Бүген IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева футбол буенча бөтендөнья чемпионатының социаль инфраструктура үсешенә йогынтысы турында сөйләде.

Ләйлә Фазлыева: «Һәр кешенең чемпионат белән бәйле үз тарихы булачак»

Бүген IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева футбол буенча бөтендөнья чемпионатының социаль инфраструктура үсешенә йогынтысы турында сөйләде.

– Һәр кешенең чемпионат белән бәйле үз тарихы булачак. Фан-фесттагы мохитне ишетеп кенә түгел, күреп беләм. Көн саен диярлек эш буенча шунда булам. Халык бирегә бик яратып йөри. Анда кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек бар нәрсә дә бар.  Җанатарлар мәйданында төп көч-бердәмлек. Спорт – бөек нәрсә. Монда эмоцияләр бик көчле. Фан-фесттагы мохит монда килгән һәр кешегә йога. Кем өчен җан атканыңны да онытасың кайчак. Һәр ил үзенчә җан ата, гадәтләр, мәдәният тә башка,– ди Ләйлә Фазлыева.

Беренче көнне җанатарлар мәйданына 25 меңләп кеше килгән булса, кичә бу сан 41 меңнән артып киткән. Хәтта, билгеле бер вакытта фан зонага кертми дә торганнар. “Бу очракта борчылырга сәбәп юк”,– ди премьер министр урынбасары. Казанда узачак финал уеннарында да шундый хәл күзәтелер, могаен. Бу куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында эшләнә. Казанда кеше күп йөри торган туклану урыннары,  спорт барлар, рестораннар футбюл уеннарын күзәтеп бару өчен махсус экраннар белән җиһазландырылган.

Чемпионат шәһәр халкына уңай тәэсир итә, дип саный Ләйлә Фазлыева. Колумбия җанатралары җиңгән көнне күпләр йоклый алмагандыр, мөгаен. Шулай да аларның матур музыкаларыннан позитив эмоцияләр алучылар да шактый булган. Кемдер чит ил туристларына ярдәм итә алуына сөенә, кыскасы, бу көннәрдә Казан футбол белән яши.

Киләчәктә Фан-фест мәйданчыгы берничә көнлек фестивальләрдә файдаланылыр дип көтелә. Тәҗрибә тупланган, уңайлы чара уздыру урыннарына һәрчак ихтыяҗ булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading