16+

Ләйсәнә Садретдинова мәртәбәле бүләккә лаек булды

“Яңа гасыр” телеканалының “Халкым минем” тапшыруы авторы, редакторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдиновага Башкортстанда Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия тапшырдылар. Әлеге премия ел саен Стәрлебаш районы исеменнән районны данлаган кешеләргә бирелә.

- Бу минем өчен көтелмәгән, шул ук вакытта бик сөенечле вакыйга булды. Мин “Халкым минем” тапшыруына Стәрлебаш турында сюжет әзерләгән идем. Алар минем хезмәтемне күреп, миңа шулай рәхмәтләрен җиткерде, - ди Ләйсәнә ханым.

Әлеге премияне Татарстаннан Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры да “Арбалы хатыннар” (З.Зәйнуллин) спектаклье өчен алган булган икән әле.

- Ләйсәнәнең сюжетын бөтен район яратып карады. Ярты сәгатьлек тапшыруга ул район тарихын, аның матурлыкларын, данын сыйдырган. Танылган артистларның концертына да моның кадәр кеше килми иде мәдәният йортына, кичә тамашачы залында алма төшәрлек тә урын булмады. Без аңа бик рәхмәтле, - ди әлеге премиягә нигез салучы, аның иганәчесе Ягъфәр абый Хисмәтуллин.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге беренче премия 1995 елда тапшырылган.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading