16+

М7 трассасында хәрәкәт итү тизлеге үзгәрде

Татарстанда М7 трассасының өч участогында һәм Казан аэропорты янында хәрәкәт тизлеген 50 км/с кадәр чикләделәр.

Татарстанда М7 трассасының өч участогында һәм Казан аэропорты янында хәрәкәт тизлеген 50 км/с кадәр чикләделәр.

Әлеге чикләүләр 827-840 чакрым юл аралыгында Питрәч районында, 957-970 чакрым юлда Мамадыш районында һәм 1154-1161 чакрым юлда Актаныш районында юлны төзекләндерү эшләре аркасында кертелде.

Моннан тыш, Казан – Оренбург трассасында 210-215 чакрымда Әлмәт районында һәм 381-390 чакрымда Баулы районында юл төзекләндерү эшләре алып барыла. 

Казан – Буа – Ульяновск юлындагы Югары Ослан районы тирәсендә дә, Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында да вакытлыча юл тамгалары бар. Машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга өндиләр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading