16+

Магнит давылы вакытында нишләргә?

Көчле магнит давылы яңадан бүген, дүшәмбе көнне, башланачак, дип хәбәр итә “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.

Көчле магнит давылы яңадан бүген, дүшәмбе көнне, башланачак, дип хәбәр итә “Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец.

"Көчле магнит давыллары башлана. Дүшәмбе көнне 09:00 сәгатьтән (Мәскәү вакыты белән) безнең планетада җиңелчә магнит давылы башланачак, ә төш вакытыннан 18:00 сәгатькә кадәр G3 дәрәҗәсендәге көчле магнит давылы көтелә”, — дип яза ул Telegram-каналда.

Йокы туйдыру һәм табигатьтә йөрү магнит давылын җиңәргә ярдәм итәчәк, дип белдергән табиб-невролог Галина Чудинская.
Аның фикеренчә, магнит давыллары йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләрнең сәламәтлегенә йогынты ясарга мөмкин. Аларга борчылулардан качарга, йокларга һәм саф һавада ешрак вакыт үткәрергә кирәк. Ул чәй һәм кофедан баш тартырга кирәк дип саный.

"Саф һавада йөрү иммунитетны ныгыта һәм организмның гомуми халәтен яхшырта", – дип сөйләгән Чудинская РИА Новости басмасына биргән әңгәмәсендә. 

Табиб - невролог шулай ук дөрес тукланырга – калий, магний һәм В төркеме витаминнарына бай ризыкларны сайларга киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading