16+

Магнитогорскида торак йортта газ шартлаган: 3 кеше һәлак, 79 кешенең язмышы билгесез

Шартлау иртәнге дүртләр тирәсендә Карл Маркс проспектындагы йортта булган.

Магнитогорскида торак йортта газ шартлаган: 3 кеше һәлак, 79 кешенең язмышы билгесез

Шартлау иртәнге дүртләр тирәсендә Карл Маркс проспектындагы йортта булган.

Магнитогорскида торак йортта газ шартлаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, өч кеше һәлак, 10 кеше харәбәләр астыннан исән килеш чыгарылган, 79 кешенең язмышы билгесез, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Шартлау иртәнге дүртләр тирәсендә Карл Маркс проспектындагы йортта булган. Бер подъездның өченче катыннан унынчы катына кадәр җимерелгән. Шартлау аркасында 48 фатир зыян күргән, аларда 110 кеше яшәгәне мәгълүм.

Россия Тикшерү комитеты РФ Җинаять кодексының өченче өлешендәге 109 маддәсе (саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешене үлемгә дучар итү) буенча җинаять эше кузгаткан. Фаҗига булган урында шәһәрнең барлык ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшли. Чиләбе губернаторы Борис Дубровский да шунда.

РФ Президенты Путин боерыгы буенча Магнитогорскига Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев киткән. Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцовага зыян күргәннәргә һәм аларның якыннарына ярдәм итү бурычы куелган.

Чиләбе өлкәсе губернаторы урынбасары Олег Климов журналистларга 79 кешенең язмышы әлегә билгесез булуын әйткән.

«Татар-информ»

Фото: ГУ МЧС России по Челябинской области

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading