16+

«Майский» теплица комбинатының яңа генераль директоры билгеле булды

1 декабрьдән Яшел Үзән районында урнашкан «Майский» теплица комбинатының генераль директоры итеп Руслан Ганиев билгеләнгән.

1 декабрьдән Яшел Үзән районында урнашкан «Майский» теплица комбинатының генераль директоры итеп Руслан Ганиев билгеләнгән.

Руслан Ганиев 23 ноябрьдә кинәт вафат булган әтисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиевның  урынын алды. Билгеләнү турындагы мәгълүмат Яшел Үзән районы матбугат хезмәтендә расланган.

Комбинат сайтында Руслан Ганиев әлегә генераль директор урынбасары буларак теркәлгән, бу вазифаны ул 2019 елдан бирле биләгән.

Үз карьерасын ул 2008 елда «Татэнерго» ААҖ икътисадчысы вазифасында башлый, аннары «Майский» комбинатында эшли башлый. 2009 елга кадәр әйдәп баручы икътисадчы, 2010-2012 елларда финанс — икътисади идарә начальнигы булып эшли.

2012 елдан 2017 елга кадәр комбинатта генераль директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары, Ә 2017 елдан 2018 елга кадәр финанс директоры вазифасын башкарган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading