16+

Махачкалада рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсен киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәкләр

2019 елның 7 декабрендә Дагыстан Республикасы башкаласы Махачкалада Россия мөселман өммәте тормышында мөһим вакыйга көтелә – ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы рәсми рәвештә тәкъдим ителәчәк.

Шул рәвешле, Дагыстан Республикасы мөселманнары Россиядә беренчеләрдән булып күптән көтеп алынган әлеге фундаменталь фәнни-дини хезмәт белән танышачак.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы Коръән мәгънәләренең диния нәзарәте үзе әзерләгән икенче тәрҗемәсе булып тора. Беренчесе татар телендә Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде. Китап хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә белгечләре, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсеннән гыйбарәт. Коръән мәгънәләренең рус һәм татар телләрендә басылып чыккан тәрҗемәләренең ике томлыгы дәүләт дәрәҗәсендә югары бәяләнде һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Р.Н.Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды.

«Калям Шариф. Перевод смыслов» хезмәте «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан каты тышлыкта басылды, ул 700 биттән тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading