16+

Махсус хәрби операция зонасыннан каршы якның БТРын урлап качкан татар егете Фәнис Хөсәенов һәлак булган

"Интертат" электрон газетасы язганча, Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы егете Фәнис Хөсәенов яу кырында һәлак булган. Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы да кергән Булкайпан авыл җирлеге башлыгы Флюр Зиннәтуллин раслады.

"Интертат" электрон газетасы язганча, Башкортстанның Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы егете Фәнис Хөсәенов яу кырында һәлак булган. Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы да кергән Булкайпан авыл җирлеге башлыгы Флюр Зиннәтуллин раслады.

«Фәнис белән бергә яу кырына киткән егетләр белән элемтәгә кердек. Документаль раслау кәгазе булмаса да, алар бу хәбәрнең дөрес икәнлеген әйтте.

Җәсәден кайчан алып кайтып җиткерәчәкләре билгесез. Гадәттә, һәлак булган егетләрне Ростовтан Уфага кайтаралар. Бу юлы да шулай булырмы», – диде ул. Флюс Зиннәтуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта Яңа Кайпан авылында юлларны, Фәнис үскән өйнең ишегалларын чистартып, батырны җирләргә әзерләнәләр…

Фәнис Хөсәенов июнь аенда үз иреге белән китүчеләр сыйфатында махсус операциягә юлланган булган.  Ул «Барс-17» ирекмәннәр отряды сугышчысы иде. Фәнис чираттагы бәрелеш вакытында каршы якның БТРын үзләренең бүлекчәсенә алып кайткан. Моннан тыш Фәнис контузия алган иптәшен дә сугыш кырыннан алып чыккан булган. 

Контракт вакыты узгач авылына кайтып киткән. Бераз ял иткәч, янә махсус хәрби операция зонасына юл алган. һәм менә күңелсез хәбәр, беркемнең дә моңа ышанасы килми. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading