Казаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Ышаныч» үзәге психологлары бушлай консультацияләр бирә.
Ярдәм сорап шәхсән өч бүлеккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
Фатыйх Әмирхан урамы, 2 – «Ювента» хезмәте, психолог Маргарита Подгородова;
Яңа Азино урамы, 2 – «Выбор» хезмәте, психолог Кристина Киселева;
Сәлимҗанов урамы, 14 – «Компас» хезмәте, психолог Светлана Латыйпова.
Алдан +7(843)598-33-73 телефоны буенча язылырга кирәк. Ярдәмне дистанцион рәвештә алырга теләүчеләр өчен тәүлек әйләнәсе ышаныч телефоны эшли: +7(843)277-00-00.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларны консультацияләү өчен без бу спецификада эшләргә әзер компетентлы психологларны сайладык. Шәһәрнең төрле районнарында өч филиалны әзерләдек. Мөрәҗәгатьләрне көтәбез», - диде «Ышаныч» директоры Елена Овчинникова.
Исегезгә төшерәбез, психологлардан консультацияне махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары да ала ала, дип яза kzn.ru. Узган елның көзеннән Казанда яшәүче 234 хатын-кыз шундый мөмкинлектән файдаланган, аларның 122 се белгечләр белән очрашкан. Катнашучыларның хатыннарына «Ышаныч» үзәгенең барлык бүлекчәләрендә консультацияләр бирелә, +7(843)598-33-73 телефоны буенча язылырга була. Шулай ук психологик ярдәмне дистанцион рәвештә алырга мөмкин, ышаныч телефоны тәүлек әйләнәсе эшли: +7(843)277-00-00.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар