16+

Махсус операция барышында яраланган балаларга махсус статус биреләчәк

Путин махсус операция барышында яраланган балаларга махсус статус бирү тәкъдимен хуплады.

Путин махсус операция барышында яраланган балаларга махсус статус бирү тәкъдимен хуплады.

Россия Президенты Владимир Путин Украинада махсус операция барышында яраланган балаларга махсус статус бирү тәкъдимен хуплады, дип белдерде Президент каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Мария Львова-Белова.
— Президент моны хуплады, хәзер ул профильле ведомстволарда эшләнә. Тиздән мондый балаларны ачыклау механизмы һәм барлык ярдәмче ташламалар һәм пособиеләр алу турында хөкүмәт карары булачак, — дигән Белова.

ЛДПР фракциясе февральдә Россиядә «махсус хәрби операция балалары» терминын кертүне һәм аларга ярдәм итүне тәэмин итүне күздә тоткан канун проектын Дәүләт Думасына керткән.

ЛДПР тәкьдим иткән канун проектына ярашлы, «махсус операция балалары» статусын дүрт яңа төбәктә хәрби хәрәкәтләр зонасында 17 яшькә кадәр яшәгән балалар алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading