16+

Махсус операциядә катнашучыларның балаларын югары уку йортларына имтиханнарсыз кабул итәчәкләр

Яңа кагыйдәләр бу елның җәендә эшли башлаячак.

Яңа кагыйдәләр бу елның җәендә эшли башлаячак.

Быел Россиядә балаларны университетларга кабул итү буенча аерым кагыйдәләр эшли башлаячак. Югары уку йортларында махсус квота барлыкка киләчәк. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Ай дәвамында Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия хәрби хезмәткәрләре балаларын һәм башка дәүләт органнары хезмәткәрләрен кабул итү буенча методик киңәшләр әзерләячәк һәм аларны Россиянең югары уку йортларына җибәрәчәк. Шулай ук кабул итү кампаниясе 20 июньнән дә соңга калмыйча старт ала, дип хәбәр ителә.

"Хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен кабул итү кагыйдәләре киләсе уку елыннан эшли башлаячак. РФ Президенты Указы барлык Россия вузларына да кагыла. Кабул итү кампаниясе 2022 елның 20 июненнән дә соңга калмыйча старт ала ", - диелә министрлык хәбәрендә.
Тиешле указны Россия президенты Владимир Путин 9 майда имзалады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading