16+

Махсус операциядә һәлак булган яки инвалид булып калган кешеләрнең кредитларын банклар хисабына бетерәчәкләр

Украинада хәрби махсус операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки беренче группа инвалидлык алган россиялеләрнең кредитлары һәм ипотекалары ябылачак. Бу чара дәүләт хисабына түгел, ә банклар хисабына тормышка ашырылачак, дип хәбәр итте бүген Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков.

Аксаков ассызыклаганча, һәлак булган һәм инвалид гражданнарның бурычлары аларның туганнарына күчерелмәячәк. «Килешүдә катнашучыларның барысы өчен дә йөкләмәләр туктый", – дип китерә ТАСС аның сүзләрен. Хәер, закон проектының агымдагы версиясендә әлеге пункт юк әле, дип өстәде депутат.

Аксаков фикеренчә, бу хәл кредит бирүдә һәм процент ставкаларында чагылырга мөмкин, чөнки банклар өчен куркыныч арта.

Искәртеп узабыз, Россиядә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү чаралары эшләнелә. Ил премьер-министры Михаил Мишустин аларны бүген киңәйтергә тәкъдим итте – аерым алганда, ул кредитларны түләүдә ярдәм итәргә чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading