16+

Макрон Путин һәм Зеленский белән яңадан сөйләшергә планлаштыра 

Франция президенты Эммануэль Макрон тиздән Россия Президенты Владимир Путин һәм Украина лидеры Владимир Зеленский белән яңадан сөйләшү планнары турында белдерде.

Франция президенты Эммануэль Макрон тиздән Россия Президенты Владимир Путин һәм Украина лидеры Владимир Зеленский белән яңадан сөйләшү планнары турында белдерде.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә. "Якын көннәрдә Украина президенты Владимир Зеленский һәм Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшәчәкмен", – дигән француз лидеры.
Элегрәк Макрон Россия башлыгы белән әңгәмәне хуплау буенча үз сәясәтен дөрес дип санавын белдергән иде. Аның сүзләренчә, Франция исеменнән Россия лидеры белән даими рәвештә сөйләшү дөрес. Ул, бу Европада яңа куркынычсызлык архитектурасын төзү өчен кирәк, дип ассызыклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading