16+

МакSимның 200 сумлык яңа акчада Казанны күрәсе килә

Якташыбыз - җырчы Марина Максимова (МакSим) Казан шәһәрен таныту өчен алып барыла торган флешмобка кушылган.

МакSимның 200 сумлык яңа акчада Казанны күрәсе килә

Якташыбыз - җырчы Марина Максимова (МакSим) Казан шәһәрен таныту өчен алып барыла торган флешмобка кушылган.

Аның "Кол Шәриф" мәчетен Россия банкы чыгарачак яңа банкнотларда күрәсе килә. Шул уңайдан Instagram битенә ул мәчет фонында төшкән фотосын элгән. Аның астына «…искиткеч матур шәһәр, елдан-ел заманчалашып барса да, тарих белән мәдәнияткә кагылышлы бөтен әйбергә дә казанлылар сак карый. 200 сумлык купюрага эләгү өчен көрәш алып барган Казан Кремле аның иң якты мисалы булып тора» дип язган.

Фото: instagram.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading