16+

Макулатураңны агач үсентесенә алыштыр

Шәһәрлеләр макулатура һәм пластикка яшь агач һәм куак үсентеләре алмаштыра ала. “Тормыш әйләнәсе. Үсентеләр икенчел чималга алмашка” федераль экологик проект кысаларында уздырыла торган әлеге акция 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип яза Казан мэриясе сайты.

Шәһәрлеләр макулатура һәм пластикка яшь агач һәм куак үсентеләре алмаштыра ала. “Тормыш әйләнәсе. Үсентеләр икенчел чималга алмашка” федераль экологик проект кысаларында уздырыла торган әлеге акция 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип яза Казан мэриясе сайты.

Акциядә катнашыр өчен 20 апрельгә кадәр http://vkrug.org/recyclables/povolzhie/#1 проект сайтында гариза калдырырга һәм кабул итү пунктларына икенчел чималны тапшырырга кирәк. Шул ук сайтта уңайлы кабул итү пунктын табарга һәм икенчел чималны тапшыруга әзерләү кагыйдәләре белән танышырга кирәк. 100 килограммнан артык чималга гариза бирелсә, оештыручылар аларны үзләре килеп алачак.

Татарстан проектта икенче ел катнаша. Узган елда казанлылар ярдәме белән 2,5 тонна икенчел чимал җыелган, дип хәбәр итә Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.

Сүз уңаеннан: 15 апрельдә Казанда “ЭкоЛогично|Казан” проекты кысаларында икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункт беренче тапкыр шәһәргә чыгачак. Мобиль пункт 10.00 сәгатьтә юлга чыга һәм Татарстан башкаласының барлык районнарында була. Шәһәрлеләр чүпне эшкәртү өчен, ә кием һәм тузган әйберләрне икенче тапкыр куллану мөмкинлеге булдыру өчен тапшыра алалар.

Эшкәртү өчен макулатура, пластик шешәләр, металл (алюминий банкалар, пыяла банкаларның капкачлары), вак техника, кием, уенчыклар һәм башкаларны тапшырырга мөмкин.
10.00 сәгатьтән 10.50 сәгатькә кадәр мобиль пункт Киров районының Петров паркында тукталачак.
11.00-11.50 сәгатьтә Мәскәү районында яшәүчеләр әйберләрне Урицкий паркында тапшыра алачак.
12.00-12.50 сәгатьтә икенчел чимал кабул итү Авиатөзелеш районында Ленин исемендәге мәдәният сарае янындагы “Крылья Советов” паркында оештырылачак.
13.00-13.50 сәгать: икенчел чимал Яңа Савин районының “Марьино күле” экопаркында кабул ителәчәк.
14.00-14.50 сәгать: мобиль пункт Дзержинский урамы буенда Черек күл паркы территориясендә урнашачак.
15.00-15.50 сәгать: Совет районында яшәүчеләр Аэропорт ур., 1 адресы буенча Патрис Лумумба урамы янында әйберләр тапшыра ала.
16.00-16.50 сәгать: икенчел чимал Азинода Горки-Әмәт урманында җыелачак.
17.00-17.50 сәгать: Идел буе районында Дан скверында Җиңү проспекты метро станциясеннән чыгу юлы янында әйберләр тапшырып булачак.
“ЭкоЛогично|Казан” проекты соңгы ел ярым эчендә 100гә якын чара үткәргән. Аларда 10 меңнән артык кеше катнашкан, ә эшкәртү өчен 20 тонна чимал тапшырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading