Мамадыш гашыйклары, никахтан соң ук мотоциклда сәяхәткә чыккан. Районда танылган байкер Илнур Галимуллин хәләле Айгөл белән диңгез күреп, туган якка кайтыр өчен 5,2 мең чакрым узган, дип хәбәр итә Мамадыш район газетасы.
Абхазиягә яшьләр "SuzukiVS 400 Intruder" мотоциклында сәяхәт иткән. 1986 нчы елда чыккан әлеге мототехника Илнур кулына эләккәндә начар хәлдә булган. Әмма уңган куллар аны реставрацияләп, йөрерлек хәлгә китергән. Ирек яратучы романтик тимер атны 19 яшьтән бирле иярли, шуңа күрә диңгезгә илткән ерак юлны сынау кебек түгел, ә хыялны тормышка ашыру буларак кабул итә.
- Юлда ландшафт, шәһәрләр, кешеләр алышынып торганны күзәтергә яратам мин. Автомобиль тәрәзәсе аша карау мине кызыктырмый, ә мотоциклда - тулы ирек - ишек-тәрәзә дә, "бөке"ләр дә юк, - дип сөйләгән байкер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар