Боз эрү һәм тәгәрмәч эзе барлыкка килү сәбәпле Татарстанның Мамадыш районындагы боз кичүе ябылды.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Соколка – Яңа Закамский боз кичүен тикшереп, 25 мартта иртәнге 9дан аның эшен туктату турында карар чыгарды.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк көннәр җылыну аркасында Кама елгасындагы боз кичүе ябылуы хакында хәбәр иткән иде.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар