Мамадыш районында Сабан туе 11 июньдә булачак.
Һәр уен-ярышларга саллы акча бүлеп бирелгән. Әйтик, ат чабышларында җиңүчеләргә 75 мең сум бирү каралган.
Көрәштә җиңү яулаячак абсолют батырга тәкә белән 50 мең сум акча тапшырылачак. Яшьләр арасында җиңүчегә тәкә генә биреләчәк.
Көрәш 11:00 сәгатьтә, ә катнашучыларны үлчәү 9:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
0
Комментарийлар