16+

Мамадышлылар «диңгез култыгы»нда йөзә

8 август көнне Татарстанның Мамадыш, Теләче, Апас, Югары Ослан, Түбән Кама, Тукай, Теләче районнарында җиде бассейн ачылды.

Мамадышлылар «диңгез култыгы»нда йөзә

8 август көнне Татарстанның Мамадыш, Теләче, Апас, Югары Ослан, Түбән Кама, Тукай, Теләче районнарында җиде бассейн ачылды.

Су спорты үзәкләре барысы да бер проект буенча төзелгән. Сентябрьдә Әтнәдә дә яңа бассейн төзелеше тәмамлана. Яңа уку елыннан әлеге районнарның мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу бассейннарга бушлай йөриячәк. Мамадыш районындагы «Лагуна» (татарча – «Диңгез култыгы» – Авт.) бассейны ачылышын «ШК» хәбәрчесе дә күзәтеп кайтты.

Моңарчы Мамадышта яшәүче Хәмидуллиннар гаиләсендә спорт буларак шахмат белән көрәш өстенлек итсә, хәзер алар йөзү белән дә шөгыльләнергә уйлый. Яңа бассейн ачылышын зарыгып көткәннәр.
– Районыбызда спорт объектлары күп (185 спорт корылмасы бар! – Авт.), тулы бәхет өчен бассейн гына җитмәде. Җәй көне Нократта су кереп була анысы, ә менә кыш, көз, яз айларында су керү өчен бассейн кирәк. Шәһәр үзәгеннән читтәрәк урнашса да, монда йөрүчеләрнең саны күп булыр дип уйлыйм. Хәзер шәһәр эчендә дә автобуслар йөреп тора. Без үзебез исә гаиләбез белән машинада киләчәкбез, – ди гаилә башлыгы Рафаэль абый.

Хәмидуллиннарның спорттагы уңышлары республика, Россия күләмендә мәгълүм. Рафаэль абый – Мамадышның көрәш буенча тренеры. Тормыш иптәше Эльвира ханым балаларны шахмат, шашка ярышларына әзерли. Төпчек уллары Арслан белән кызлары Алисә дә әниләре эзеннән киткән. Олы уллары Рәмис – билбау көрәше буенча яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы.
– Балаларны спорт белән шөгыльләнегез дип мәҗбүриләмәдек. Безнең белән тренировкаларда үсте алар. Шуңа да, теләсәләр дә, теләмәсәләр дә, спорт юлын сайладылар, – ди әниләре.

Мамадыш районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең ирекле көрәш буенча тренеры Николай Елин сүзләренчә, яңа бассейнга йөзүдән
кала башка спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләр дә йөриячәк.
– Йөзгәндә, барлык мускуллар да эшли, дөрес суларга өйрәнәсең, тән ял итә. Йөзү – көрәш белән шөгыльләнүчеләргә дә файдалы. Минем кул астында әзерләнүче балалар да яңа бассейнга атнага өч тапкыр йөриячәк. Бу бассейн безгә бик кирәк иде. Элек районда хоккей өстен булды. Хәзер Мамадышта йөзү модасы башланыр инде, – ди Николай Елин.

Бассейн ачылышына җыелган халык санына карасаң, тренерның сүзләре дөреслеккә туры килә.
Мамадыш районында моңа кадәр дә «Олимп» бассейны булган. Анда 90га якын бала йөзү белән шөгыльләнгән. Яңа төзелгән «Лагуна» бассейны директоры Алексей Смирнов районда яшәүче барлык балаларны да йөзүгә җәлеп итмәкче.
– Безнең районда 3963 бала яши, быелдан шуларның барысын да бассейнга китерү максатын куйдык. Көндез безгә садик, мәктәп балалары йөзү дәресләренә бушлай йөриячәк. Тәүлегенә бассейн 396 кешене кабул итә ала. Йөзү белән профессиональ шөгыльләнәсе килүчеләргә Киров өлкәсеннән махсус тренер чакырдык. Аңа арендалы торак программасы буенча фатир бирдек. Хәзерге вакытта бассейнда өч тренер бар, ләкин хезмәткәрләр составы тупланып бетмәгән әле, – ди директор.
«Лагуна» ике өлештән тора. Кечкенәләр өчен 10x8 озынлыктагы бассейн – «лягушатник» бар. Олыраклар 25 метр озынлыктагы бассейнда йөзәчәк. Директор, киләчәктә синхрон йөзү буенча да дәресләр бирергә уйлыйбыз, ди.

Мамадыш халкы өчен бассейн 7.00-8.00 һәм 18.00-21.00 сәгатьләрдә ачык булачак. 45 минут ирекле йөзү өчен олыларга – 100, балаларга 50 сум түлисе. Казан бәяләре белән чагыштырганда, бу – ике тапкырга арзанрак.
Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов сүзләренчә, яңа ачылган җиде бассейн да Татарстан Республикасы Президенты карары буенча аз бюджетлы спорт корылмалары программасы кысаларында төзелгән.
– Хәзерге вакытта республиканың һәр районында бассейн бар. Киләчәктә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Бөгелмәдә яңа бассейннар булдырырга уйлыйбыз. Зур шәһәрләрдә әле дә бассейннарга кытлык. Мамадыштагы бассейнга килгәндә, ул районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә караячак. Без аны җиде-сигез ай эчендә 130 миллион сумга торгыздык, – диде министр урынбасары.
Җиде бассейн төзү өчен, республика бюджетыннан исә миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Эрнест Максумов, йөзүче, Россия чемпионаты һәм Универсиада призеры:
– Татарстанда ел саен берәр бассейн ачыла икән, бу инде бик зур күрсәткеч. Димәк, озакламый Мамадыштан да зур дәрәҗәгә ирешүче йөзүчеләр чыгар. Мин үзем йөзү белән өч яшьтән «лягушатникта» шөгыльләнә башладым. Ул вакытта Казанда бассейннар күп түгел иде әле. Әни «Оргсинтез» бассейнына алып килде. Юньләп сөйләшә дә белмәгән килеш йөзәргә өйрәндем. Хәзер Татарстандагы спорт объектлары үсешен күреп шаккатам. Чемпионатка төзелгән Су спорты төрләре сараен гына алыйк. Ул – Европаның иң яхшы бассейны.

Хулио Маглионе, Халыкара спорт федерациясе президенты:
– Республикада чемпионнар әзерләү өчен зур эш башкарыла. Бүген Казан Россиянең спорт башкаласы булып тора икән, тиздән ул дөнья су спорты башкаласына әйләнәчәк.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты:
– Бүген республикада спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Республика буенча эшли торган 223 бассейнның 214е ябык типта эшләнгән. Яңа бассейннарны төзүче «Фортекс» ширкәтенә рәхмәт белдерәсем килә. Халык әлеге спорт объектларына рәхәтләнеп йөрер дип уйлыйм.


Бүген Татарстан – физик культура һәм спорт өлкәсендә Россиянең иң алдынгы шәһәре. Спорт белән даими рәвештә халыкның 43,4 проценты (1557 000 кеше) шөгыльләнә. Су спорты буенча дөнья чемпионаты республика халкы арасында йөзүчеләр санын да арттырды. Йөзү буенча даими рәвештә хәзер 34 775 кеше шөгыльләнә. Республикада барлыгы ачык һәм ябык типта 209 бассейн эшли.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading