16+

Мамадышта яшәүче әби "Жди меня" тапшыруына мөрәҗәгать иткән

Мамадыш районының Берсут авылында яшәүче 93 яшьлек Екатерина Ложкина “Жди меня” тапшыруына мөрәҗәгать иткән.

Мамадыш районының Берсут авылында яшәүче 93 яшьлек Екатерина Ложкина “Жди меня” тапшыруына мөрәҗәгать иткән.

Әби сугыш елында югалткан авылдаш дусларын эзләвен әйткән.

Тапшыруда ул сугыш елларындагы тормышы турында, сугыш башланганда, яшүсмер бала булуын сөйләгән.

Аның сүзләренчә, аларны туган авылларыннан Германиягә җибәргәннәр. Поездда барганда, күбесе үлгән.

Пленнан азат ителгәч, Екатерина Ложкина ашханәгә урнаша һәм шунда булачак ире белән таныша. Дусларын эзләүдә аңа ире дә ярдәм иткән, тик героиняның ире 46 ел элек мәрхүм булган. Шул сәбәпле, әби эзләү эшен үзе генә дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading