16+

"Манзара" премиясендә тәкә бирделәр. Кемгә эләкте?

Тәкә һәрвакыт татар көрәшенең символы булып калсын иде.

Тәкә һәрвакыт татар көрәшенең символы булып калсын иде.

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда уза торган «Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясендә беренче тапкыр яшьләр көрәште һәм җиңүче тәкәгә ия булды.

65 кг үлчәү авырлыгында өч көрәшче арасында батыр булып Әлмәт районыннан Рафаэль Хәсәншин танылды. Икенче урынны Булат Яруллин, өченче урынны Азимҗан Котбетдинов яулады.

Җиңүче Рафаэль Хәсәншинга җырчы, алып баручы Ильяс Халиков тәкәгә сертификат бүләк итте. «Кечкенә үлчәү авырлыгында Сабантуйларда да тәкә отуы бик авыр. Шуңа күрә яшь егетләрне канатландырып җибәрәсем килде. Тәкә һәрвакыт татар көрәшенең символы булып калсын иде», — дип сөйләде ул.

Энҗе Габдуллина, Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading