16+

Марафон ул үз җаеңа йөреп кайту гына түгел

Казан – спорт каласы. Төрле марафоннар, велосипед ярышлары еш уздырылып тора. Аларда спортчылардан тыш гади халык та катнаша. Соңгы елларда марафонда йөгерү хәтта модага кереп бара. Әмма, теләк булу бер нәрсә, мөмкинлекләрең турында да онытырга ярамый, дип кисәтә табиблар. Ярышлар алдыннан нәрсәләрне истә тотарга кирәклеге турында «Татар Информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләштеләр. 

Марафон ул үз җаеңа йөреп кайту гына түгел

Казан – спорт каласы. Төрле марафоннар, велосипед ярышлары еш уздырылып тора. Аларда спортчылардан тыш гади халык та катнаша. Соңгы елларда марафонда йөгерү хәтта модага кереп бара. Әмма, теләк булу бер нәрсә, мөмкинлекләрең турында да онытырга ярамый, дип кисәтә табиблар. Ярышлар алдыннан нәрсәләрне истә тотарга кирәклеге турында «Татар Информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләштеләр. 

Республика медицина профилактикасы үзәгендә баш табиб Римма Садыйкова әйтүенчә, ярышларга, марафоннарга бер атна кала түгел, бер ел алдан әзерләнә башларга кирәк. Гадәттә, мондый спорт чараларында катнашучыларны махсус комиссия тикшерә. Һәр спортчыдан табиб биргән махсус рөхсәт кәгазе, белешмә таләп ителә. «Ярышларга кадәр тикшерү узмаган спортчы бик начар күренеш. Төрле анализлар тапшырып, кешенең мөмкинлекләре ачыкланганнан соң гына марафоннарда катнашырга ярый, аның тәртибе шундый», – ди Римма Садыйкова. 

Казан медицина университетының неврология һәзм тернәкләнү кафедрасы профессоры Фәридә Тахавиева әйтүенчә, спорт куркыныч булырга да мөмкин. Әзерлексез спортчылар арасында үлем очраклары шактый. Табиб спортчыга ярышларда катнашырга рөхсәт бирә икән, ул үз өстенә зур җаваплылык ала. Республика клиник хастаханәсендә функциональ диагностика бүлеге җитәкчесе Юрий Терегулов допинг кулланган спортчылар турында да әйтеп китте. Бу организм өчен бик куркыныч икәнен кисәтте. Мондый вакытта кеше үз мөмкинлекләрен аңлап бетерми, спорт белән шөгыльләнәсе килү теләге арта. Тик йөрәк, организм артык активлыкка түзмәскә мөмкин. 

Төбәкара клиник диагностика үзәгендә кардиология бүлеге җитәкчесе Лилия Галимҗанова йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә, инсульт, инфаркт кичергән кешеләргә, кан басымы югары булганнарга, шикәр диабетлыларга, арка баганасы, буыннары сызлаган кешеләргә спорт чараларында аеруча саклык белән катнашырга кирәк, диде. Иң беренче чиратта, табиб белән киңәшләшү мәҗбүри. Ни дисәң дә, физик күнегүләр организмга өстәмә авырлык китерә. Хәрәкәт кирәк анысы, тик марафон бит ул үз җаеңа йөреп кайту гына түгел, анда йөгерергә кирәк. Шуңа да марафоннарны кояшлы, эссе көннәрдә билгеләмиләр, спортчылар өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышалар, ди табиблар. Физик күнегүләр яшәү сыйфатын арттыра, хәрәкәттә бәрәкәт дип юкка әйтмиләр. Ләкин һәрвакыт чамасын белергә, үз мөмкинлекләреңне ачыкларга кирәк. Спорт белән шөгыльләнү организм өчен кыенлык китермәскә, кешегә рәхәтлек бирергә тиеш, дип тә киңәш иттеләр белгечләр.

 

Марафонда катнашырга теләгән кешеләргә Юрий Терегуловтан 5 киңәш: 
1. Кеше кан басымын үлчәргә тиеш. 
2. Кандагы шикәр күләмен тикшерү кирәк. 
3. Йөрәк ритмын контрольдә тотыгыз. 
4. Кан тамырлары авырулары булганнарга дәваланырга кирәк. Йөгергәннән соң тамырларда тромблар барлыкка килүе бар. 
5. Ихтыяр көче белән үз үзеңне җиңәргә була. Ихтыяр көче белән организмны сындырырга да мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading