16+

Марат Бәшәров белән Гүзәл Яхинаны нәрсә берләштерә?

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге «Мәскәү - Татарстан күпере» форумын оештыра.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге «Мәскәү - Татарстан күпере» форумын оештыра.

Очрашуның максаты - Мәскәү төбәге яшьләр берләшмәсен Татарстан белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү, яшьләрне социаль тернәкләндерүдә катнаштыру. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте белдергәнчә, бу чарада республика Президенты Рөстәм Миңнехановның да, танылган якташларның да катнашуы көтелә.

Алар арасында - Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия фәннәр академиясе вице-президенты, РФА академигы, Россия Хөкүмәте карамагындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры, «Татарстан якташлыгы» Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Талия Хәбриева, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова, театр һәм кино актеры, Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров, Халыкара конкурслар лауреаты, язучы, «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхина.
Очрашуга шулай ук эшлекле даирә вәкилләре, танылган спортчылар да чакырылган. Форумны Фәридә Корбангалиева белән Дмитрий Нестеров алып барачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading