16+

Марат Әхмәтов: "Әлмәт районында кызыклы проект гамәлгә ашырыла"

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада язгы чәчү төгәлләнде диярлек, шулай да кырда эшләр әле дәвам итә.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада язгы чәчү төгәлләнде диярлек, шулай да кырда эшләр әле дәвам итә.

Чәчүлекләрне тырмалыйлар, чүп үләннәре, авырулар һәм корткычларга каршы көрәш чаралары күрелә.
Министр республикада бәрәңге утырту да ахырына якынлашуын әйтте.

Быел яшелчәләрне 2100 гектарда утырту күздә тотыла. Бүгенге көндә 1833 гектарда эш башкарылган инде, бу - планлаштырылган күләмнең 87 процентын тәшкил итә. «Әлмәт районында кызыклы гына проект гамәлгә ашырыла. Яшелчә үстерү белән шөгыльләнергә теләгән фермерлар өчен 400 гектар мәйданда барлык шартлар да тудырыла. Яшелчәләрне саклау һәм эшкәртү мәсьәләләрен «Овощная Долина» кооперативы белән бергәләп хәл итәчәкләр. Чүпрәле һәм Кукмара районнарында да әзерлек эшләре бара», - диде министр.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading