- Әлбәттә, проблемалар бик күп, без аларның кайберләрен хәл итеп тә бетерә алмыйбыз. Башка илләрдә фермерлык тармагы гасырлар буена формалашкан. Ә безгә бу эшләрне берничә ел эчендә башкарып чыгарга кирәк. Авыр, әлбәттә. Әмма шуна әйтәсе килә: без бер зур гаилә. Мин сезнең һәрберегезне, күрсәткечләрнең һәм нәтиҗәләрнең нинди булуына карамастан, бик...
- Әлбәттә, проблемалар бик күп, без аларның кайберләрен хәл итеп тә бетерә алмыйбыз. Башка илләрдә фермерлык тармагы гасырлар буена формалашкан. Ә безгә бу эшләрне берничә ел эчендә башкарып чыгарга кирәк. Авыр, әлбәттә. Әмма шуна әйтәсе килә: без бер зур гаилә. Мин сезнең һәрберегезне, күрсәткечләрнең һәм нәтиҗәләрнең нинди булуына карамастан, бик югары бәялим. Мин һәрберегез өчен ачык - сезнең проблемаларыгыздан курыкмыйм. Мин аларны тыңларга, ишетергә әзер. Проблемаларны хәл итәр өчен сез миңа иртән дә, кич белән дә мөрәҗәгать итә аласыз, - дип мөрәҗәгать итте бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов фермерларга Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында чыгыш ясаганда.
Комментарийлар