16+

Мария Шарапова белән ни булып бетәр?!

Россиянең иң яхшы теннисчысы Мария Шарапова кичә, ашыгыч рәвештә журналистларны җыеп, матбугат конференциясе уздырган.

Мария Шарапова белән ни булып бетәр?!

Россиянең иң яхшы теннисчысы Мария Шарапова кичә, ашыгыч рәвештә журналистларны җыеп, матбугат конференциясе уздырган.

Спортчы журналистлар каршына кара күлмәктән чыккан. Ул берничә көн элек Австралия Чемпионатында үткәрелгән допинг тестын үтә алмавы турында хат алуын хәбәр иткән. Аның канында тыелган матдәләр исемлегендәге мельдоний препараты табылган.

Шарапова әйтүенчә, ул аны 2006 елдан бирле сәламәтлеген ныгыту өчен кулланган.

- Миңа тагын бер мөмкинлек биреп, карьерамны дәвам иттерермен, дип ышанам. Узган елның 22 декабрендә миңа Бөтендөнья допинга каршы агентлыктан тыелган препаратлар исемлегендәге үзгәрешләр турында хат килде, әмма, ни кызганыч, аны тулысынча өйрәнеп чыкмадым, - дигән ул Лос-Анджелестагы матбугат конференциясендә.

Сүз уңаеннан, мельдоний рәсми рәвештә 2016 елның 1 гыйнварыннан тыелган. Кичә шуның белән Россиянең фигуралы шуу остасы Екатерина Боброва да тотылып, Америкадагы дөнья чемпионатында катнашудан читләштерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading