16+

Март аена һава торышы билгеле

Март аенда һава торышы даими рәвештә үзгәреп торачак: ай дәвамында салкыннар җепшек көннәр белән чиратлашачак. Әмма ай җылы булыр дип көтәргә кирәкми.

Март аенда һава торышы даими рәвештә үзгәреп торачак: ай дәвамында салкыннар җепшек көннәр белән чиратлашачак. Әмма ай җылы булыр дип көтәргә кирәкми.

Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

Синоптик сүзләренчә, март аенда температура климатик нормадан сизелерлек аерылмаячак.

«Мартта һава торышы үзгәреп торачак: температура +5.. +10 градуска кадәр күтәрелгән көннәр дә, термометрның терекөмеш баганасы -10. -15 градуска кадәр түбәнәйгән көннәр дә булачак», — дип аңлатты ул.

Әмма көннәр җылы булачагына өметләнергә кирәкми, моның сәбәбе — карның бик күп булуы.

«Әгәр карның калынлыгы нормадан артыграк булмаса, мартның җылы киләчәгенә ышаныч күбрәк булыр иде», — дип сүзен төгәлләде галим.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходай эшен,тогэл генэ бер кемдэ эйтэ алмый

    Мөһим

    loading
    2
    X