16+

Мартта Казан–Санкт-Петербург юнәлешендә авиарейслар ачыла

27-нче марттан Казан-Санкт-Петербург юнәлешендә яңа авиарейслар ачыла.

27-нче марттан Казан-Санкт-Петербург юнәлешендә яңа авиарейслар ачыла.

Очышларны атнасына 6 тапкыр "Нордавиа - төбәк авиалинияләре" авиакомпаниясе башкара. Авиабилетларны сату эшләре инде башланган, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Авиакомпаниянең җәйге җәдвәлендә шулай ук Казан-Сочи юнәлеше дә саклана. Әлеге маршрут буенча ресйларны "Нордавиа" кышкы чорда да башкарды. Очышлар 10-нчы июньнән 30-нчы сентябрьгә кадәр сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак. Тулырак мәгъләматны +7 800 200 00 55 мәгълүмати-белешмә хезмәте телефонына шалтыратып белергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading