16+

Машина урынына велосипед бирәләр

Бүгеннән «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында велосипедлар алып тору урыны ачыла, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге.

Бүгеннән «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында велосипедлар алып тору урыны ачыла, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге.


Парковкага машинасын куйган кешегә бер велосипедны бушка алу мөмкинлеге тудырылган. Икенче велосипедны сәгатенә 50 сум түләп алырга туры киләчәк.

Машинасын велосипедка алыштырырга уйлаганнарга автомобилен парковкага куйганда махсус карта бирелә. Шул карта белән велосипедны алып тору турында килешү төзергә кирәк булачак. Автомобилне парковкадан бары велосипедны кире кайтарган очракта гына алырга була. Казанда шундый «алмашуга» корылган берничә парковка булдырырга уйлыйлар. Аның өчесе тиздән әзер булачак. Алар «Сукно бистәсе» метро станциясе, «Казан» гаилә үзәге, Ямашев һәм Адоратский урамнары киселешендә урнашачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading