16+

Машина йөртү стажы 2 елдан ким булганнарга бушлай тренинг узу мөмкинлеге бар

Автомобиль йөртү стажы ике елдан артмаган кешеләргә "Ford" машинасында бушлай тренинг узу мөмкинлеге бар.

Машина йөртү стажы 2 елдан ким булганнарга бушлай тренинг узу мөмкинлеге бар

Автомобиль йөртү стажы ике елдан артмаган кешеләргә "Ford" машинасында бушлай тренинг узу мөмкинлеге бар.

Күнегүләр 2- 4 июнь көннәрендә иртәнге 10.00 сәгатьтән кичке 18.00 сәгатькә кадәр Казанның Оренбург трактында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе территориясендә оештырыла. Исемлеккә www.dsfl.ru vk.com/academyford сайтында язылырга кирәк.



"Хәвефсез хәрәкәт" ("Движение без опасности") эксперт үзәге директоры урынбасары Александар Ревский сөйләгәнчә, узган ел Россиядә автомобиль йөртү стажы ике елдан кимрәк булган кешеләр катнашында 11 мең 960 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге аварияләрдә 1154 кеше үлгән, 16 мең 953е төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

"Ford Sollers" компаниясе координаторы Индира Сәлимгәрәева таныштырганча, Россиядә яшь автоһәвәскәрләре өчен бушлай тренинглар 2014 елдан башлап үткәрелә. Өч ел эчендә илнең 13 төбәгендә 5,5 мең кеше өйрәнү-күнегү узган.



Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдерахманов:"Тәҗрибә җитмәү юл аварияләренә китерә. Оста инструкторлар өйрәтүендә күнегүләр узу бик файдалы",-дип, "Ford Sollers" компаниясе бушлай оештырган чарага зур әһәмият бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading