16+

Гашыйклар арасында машина йөртү таныклыгы аркасында чыккан низаг үтерү белән тәмамланган

Фаҗига Бөгелмә районының Акбаш тимерьюл станциясендә булган. Ике гашыйк арасында килеп чыккан низаг үтерү белән тәмамланган.

Фаҗига Бөгелмә районының Акбаш тимерьюл станциясендә булган. Ике гашыйк арасында килеп чыккан низаг үтерү белән тәмамланган.

9 март иртәсендә Акбаш тимерьюл станциясендәге бер йортта 54 яшьлек ир-ат мәете табылган. Үлгән ирнең бергә яшәгән хатынының 43 яшьлек энесен әлеге җинаятьтә гаепләп кулга алганнар. Ул үз гаебен тулысынча таныган.

Тикшерү барышында 54 яшьлек ир белән аның белән яшәүче хатын арасында, кәеф-сафа корганнан соң, низаг чыкканлыгы ачыкланган. Хатын ирен һаман машина йөртү таныклыгы ала алмауда гаепләп ачуланган. Ачуы чыккан ир хатынның башына суккан. Хатынның энесе  әлеге гауганың шаһите булган. Ул апасын яклау ниятеннән җизнәсенең корсагына кайчы белән суккан. Алган тән җәрәхәтләреннән ир кеше үлгән.  

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading