16+

Машина юмаган өчен 5 мең сум штраф түлисе?

Машина номерлары тиешле тәртиптә булмаган йөртүчеләрне бер айдан өч айга кадәр хокукларыннан мәхрүм итәргә яки 5 мең сум күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр.

Машина номерлары тиешле тәртиптә булмаган йөртүчеләрне бер айдан өч айга кадәр хокукларыннан мәхрүм итәргә яки 5 мең сум күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр.

Бу һәм башка берничә яңалык Россия Югары суды Пленумы карарында күрсәтелә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Российская газета»га сылтама белән.

Документ нигезендә, пычрак яки кар катламы каплаган, йә булмаса төрле җайланмалар куелган машина номерлары үзгәртелгән номер билгеләре булып санала. Номерның пычрануы һава шартлары белән бәйле булмаган очраклар гына күздә тотыла. Инспектор ясаган һәм эшкә кушып бирелгән фотография яки видеоязма хокук бозу дәлиле булып тора ала.
Моннан тыш, кагыйдә таләпләрен бозып, юл-транспорт һәлакәтенә сәбәп булган машина йөртүче, автомобиленең башка машина белән контактка керү-кермәвенә карамастан, административ хокук бозулар кодексының 12.27нче маддәсенең 2нче өлеше нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Автомобиль хуҗасы һәлакәт очрагы турында белгән һәм аңлы рәвештә авария урынын ташлап киткән очрак шушы вакытта карала.

Карарның тагын бер яңалыгы машина йөртүчедә ОСАГО полисының кәгазь күчермәләре мәҗбүри булуына кагыла. Документта әйтелгәнчә, полисны электрон рәвештә рәсмиләштергән, әмма үзе белән кәгазь күчермәсе булмаган очракта, автомобиль хуҗасын җаваплылыкка тартырга ярамый. Күптән түгел ОСАГО турында законга кертелгән төзәтмәләр кәгазь дубликатыннан башка эшләү мөмкинлеген бирә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading