16+

Машинадан очып чыгып һәлак булган

Әлеге хәл Менделеевск районында булган.

Машинадан очып чыгып һәлак булган

Әлеге хәл Менделеевск районында булган.

24 август көнне 05:50 сәгатьтә Opel Astra машинасында хәрәкәт итүче 1990 елгы Яшел Үзән егете куркынычсыз тизлек белән бармый һәм нәтиҗәдә идарәне югалта. Машина юл кырыена төшеп, әйләнеп каплана.

Авария аркасында машина йөртүче шундук һәлак була. Янында утырган 1993 елгы пассажир исән кала, аны Чаллы хастаханәсенә илтәләр. Тиешле ярдәм күрсәтелгәннән соң, ул өенә кайтарыла. 

Егетләрнең икесе дә иминлек каешын эләктермәгән була. Шул сәбәпле, алар машинадан чыгып очкан.

Фото: mendeleevskyi.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading