16+

Машинага тагын бәяләр арткан. Күпмегә?

Һәр елның 1 гыйнварында автоҗитештерүчеләр прайс-листларын үзгәртә.

Һәр елның 1 гыйнварында автоҗитештерүчеләр прайс-листларын үзгәртә.

2022 елның беренче көне дә искәрмә булмаган. УАЗа, Renault, Toyotaга бәяләр күтәрелгән. Lada бәясе 3,3 процентка арткан, дип яза “Российская газета”. Иң күбе Vesta Sport кыйммәтләнгән (плюс 82 мең сум), шулай ук өч ишекле Niva Legend (38 мең сум) һәм топ-комплектациядә Granta (47 мең), Vesta (57 мең), Xray Cross (54 мең). 2021 елда АвтоВАЗ машиналары җиде тапкыр арткан. "Дром" аналитигы Игорь Олейников фикеренчә, 2022 елда да Россия базарында бәяләр арту һәм электрон компонентлар җитмәү аркасында машина дефициты күзәтеләчәк. Дефицит белән бәйле вазгыять елның өченче кварталына гына тотрыклыланырга мөмкин. Әмма пандемиягә кадәрге вазгыять иң яхшысы дигәндә 2023 елда гына көтелә. “2021 елда автомобиль бәяләрен күреп, “кулланучы шок кичерсә”, 2022 елда “сатучы шок хәлендә калачак”, машинага ихтыяҗ кимиячәк” дигән эксперт.  
Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында быел бәя арту темпы 2021 елгы кебек булмаячак дигән фикердә торалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading