16+

Машиналар хәрәкәте арткан

Узган атнада хокук сакчылары 520 машина өчен хәрәкәтне чикләгән.

Машиналар хәрәкәте арткан

Узган атнада хокук сакчылары 520 машина өчен хәрәкәтне чикләгән.

«Соңгы атнада машиналар хәрәкәте артуы күзәтелә. Бу эшкә чыгучылар артуы белән аңлатыла», — диде Валерий Саматошенков. Узган атнада изоляция шартларында хокук сакчылары 520 машина өчен хәрәкәтне чикләгән. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков әйтте.

Полиция уздырган рейд чаралары барышында, бер атна эчендә 150 мең кеше, 120 меңнән артык машина тикшерелгән. 520 машинага хәрәкәт чикләнгән.

«Соңгы атнада машиналар хәрәкәте артуы күзәтелә. Бу эшкә чыгучылар артуы белән аңлатыла», — диде Валерий Саматошенков.

Идарә хезмәткәрләре санитар-эпидемиологик нормалар үтәлешен тикшерә. Изоляция таләпләрен бозучыларга карата барлыгы 2 мең 300 беркетмә төзелгән.

Ул, шулай ук, хәзерге вакытта Мәскәү, Санкт-Петербургтан, чит илләрдән кайткан 272 кеше тикшерелүен әйтте, дип хәбәр итә "Татар Информ" мәгьлүмат агентлыгы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading