16+

Машинасыз һәм читкә чыгудан мәхрүм калган иргә 1,5 миллион сум алимент түләргә туры килгән

Казанда бер ир-ат баласына алимент түләмәгән. Нәтиҗәдә, бурычлары 1,5 миллион сумга җиткән. Идел буе район суд приставлары аңа карата суд карары чыгарган.

Казанда бер ир-ат баласына алимент түләмәгән. Нәтиҗәдә, бурычлары 1,5 миллион сумга җиткән. Идел буе район суд приставлары аңа карата суд карары чыгарган.

Бу ир-атка Россия чиген чыгу тыелган һәм машинаны үз исеменә теркәүдә чикләүләр кертелгән. Машинасын бик тә сатарга кирәк булгач, ир-ат бурычларын түләргә булган. Миллионлаган бурычларыннан тыш ул, суд карарын вакытында үтәмәгән өчен, 100 мең сум штраф та түләгән, дип хәбәр итә Татарстанның баш суд приставы матбугат хезмәте.

– Алимент түләмәүчеләр белән көрәштә закон нигезендә рөхсәт ителгән алымнарның барысы да кулланыла: бурычлы кешенең шәхси милеген тартып алу, хезмәт хакыннан акчаны тотып калу, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертү дисеңме... Иң үтемле ысулларның кайберләре – чит илгә чыгуны тыю, транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итмәү, – ди Татарстанның суд приставында матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Хәлимова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading