16+

Маска һәм перчаткадан аерылмаячакбыз!

Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белдергәнчә, маска һәм перчаткалар безнең белән озакка калачак. Бу хәзер безнең тормыш нигезе.

Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе белдергәнчә, маска һәм перчаткалар безнең белән озакка калачак. Бу хәзер безнең тормыш нигезе.

Татарстан халкына эссе һава шартларында да маска-перчаткалы режимны үтәүне дәвам итәргә кирәк. Яклау чараларын инде яшәү кагыйдәсе өчен алырга вакыт, дип белдерде Татарстанның баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина.

"Безнең белән махсус-перчаткалы режим озакка калачак, һәм моны дөрес аңларга кирәк. Бу бүгенге көндә коронавирус инфекциясе һәм гомумән һава-тамчы инфекцияләрен профилактикалауның бердәнбер бкөрәшү ысулы. Менә мин тикмәгә генә әйтмәдем, без башка вируслы инфекцияләр белән авыручыларның кимүен күрәбез. Чәчәк авыруы бездә, мәсәлән, 25%ка кимеде. Бу саклану чаралары безнең белән озакка калачак, кулларны юу кебек үк, аны тормыш нигезенә алырга вакыт. Алда ОРВИ һәм гриппның күтәрелеше булачак, һәм, мөгаен, алар коронавирус белән янәшә барачактыр ", - диде Авдонина.

"Аңлашыла, эсседә маска һәм перчатка киеп йөрүе берникадәр уңайсызлыклар тудыра, әмма алар профилактиканың мөһим чарасы. Күренеп тора, бездә кайберәүләр бу чикләүләрдән арыганнар һәм без моны транспортта да, кибетләрдә дә күрәбез, әмаа бу яхшыга илтми. Мондый ваемсызлык чирләүчеләр саны арту белән тәмамланырга мөмкин", - дип ассызыклады спикер.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта ачыкланган авырулар теге яки бу дәрәҗәдә кертелгән саклану режимын сакламаганнар, шул рәвешле чир дә алар читләтеп үтмәгән.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading