Грузин кафелары Конфедерацияләр Кубогына дип махсус яңа ризык әзерләгән. Казан кунакларына алар «матчапури» тәкъдим итә. Үзләре әйтүенчә, туристлар арасында ул зур популярлык казанган. Гадәти хачапурины аш-су осталары, бер тавык йомыркасы урынына, футбол командасын символлаштырып, унбер бытбылдык йомыркасы салып, футбол кыры формасында эшләгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге яңалыкны хуплаган...
Скопировать ссылку

- Грузин кафелары челтәре генә түгел, калган бик күп рестораннар да әзерләнде ул вакыйгага. Алар нишләптер игътибардан читтә генә калды. Киләсе елга тагын да хәтәррәк әзерләнергә ниятлиләр. Махсус ризыкларыбыз да бар, әлегә әйтми торабыз, диделәр. Меню белән генә түгел, туклану урыннарының бизәлеше турында да кайгыртачаклар. Чемпионат символикасы, туплар, төрле илләрнең флаглары белән бизәмәкчеләр. Җанатарлар гына түгел, башкаларга да футбол рухын йоктырырга телибез.
Комментарийлар