16+

Математикадан БДИ нәтиҗәләре белән риза булмаучылар 2 көн эчендә шикаять яза ала

Чыгарылыш сыйныф укучыларының 6 июньдә математикадан профиль дәрәҗә имтиханы тапшырган иде. Аларның нәтиҗәләре билгеле булды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының 6 июньдә математикадан профиль дәрәҗә имтиханы тапшырган иде. Аларның нәтиҗәләре билгеле булды.

Быел математикадан профиль дәрәҗә бердәм дәүләт имтиханын 11 157 кеше тапшырды. 80нән югарырак баллны 593 укучы җыган, ә менә 13 укучы әлеге фәннән БДИны 100 баллга тапшырган.


Минималь чикне уза алмаучылар да бар, алар - 883 укучы (7,91 %).

Имтихан нәтиҗәләре белән килешмәүчеләр ике көн эчендә шикаять яза ала. БДИны кабат тапшыру көннәре - 28 һәм 30 июнь. Андый мөмкинлек рус теленнән имтиханны уңышлы тапшыручыларга гына бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading