16+

Математикларга хезмәт хакын 4 тапкыр арттыралар

Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләрдә югары уку йорты базаларында математик үзәкләр булдыру буенча бәйге игълан итте. Анда бәйге нигезендә сайлап алынган математиклар белем бирәчәк һәм аларның хезмәт хакы төбәктәгеләрнекеннән 4 тапкырга артык булачак. Бу хакта "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән хәбәр итә.

"Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы әйдәп баручы галим-математиклардан һәм яшь фән кандидатлары арасыннан, күченергә әзер булганнарын, сайлап алачак. Җиңүчеләрдән 5 команда туплана, аларга алты елга каралган фәнни-мәгариф математика үзәкләрен булдыру проекты тәкъдим ителә. Сайлап алынган проектлар университ базаларында тормышка ашырылачак, - дип аңлаталар идарә тармагында.

Математиклар командасын университетлар торак белән тәэмин итә һәм әйдәп баручы Россия, чит ил фәнни математика үзәкләрендә стажировка узу мөмкинлеген тудыра. Математика үзәкләрен ачу буенча университетларны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы билгели, шулай да соңгы сүзне галимнәр әйтәчәк. Алар эшкә барачак университетларны сайлаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading